Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Саф һава» акциясе кысаларында машиналардан чыккан төтенне тикшерү дәвам итә
«Саф һава» операциясе 1 июльдә башланып китте һәм 30 сентябьгә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә транспорт чараларын зарарлы нормаларны арттырып эксплуатацияләү очракларын ачыклау буенча рейд үткәрде.
М7 федераль трассасында «Малиновка» ЮХИДИ посты белгечләре тарафыннан 220 автомобиль тикшерелде, аларның 5се таләпләргә туры килми иде, дип хәбәр итә республиканың Экология министрлыгы.
Нормативларны үтәмәүче машина йөртүчеләргә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.23 маддәсе буенча административ беркетмәләр төзелгән.
Штраф күләме — 500 сум.
- «Саф һава» операциясе 1 июльдә башланып китте һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акция автотранспорттан чыккан төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдарының билгеләнгән нормативларын контрольдә тоту һәм аларның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтү максатында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз