Синоптиклар иртәгә Татарстанда көчле җил һәм бозлавык көтелү турында кисәтә

Көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип фаразлана.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Чәршәмбе көнне, 28 апрельдә, Татарстанда һава торышының начараюы көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе иртән һәм көндез көчле җил чыгачак дип кисәтә. Көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. Казанда исә ул секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.

Кичә метеорологлар атна ахырында Татарстанга җылы һава торышы әйләнеп кайтачак дип вәгъдә иткән иде. Шимбә көнне термометрның терекөмеш баганасы +12-17 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.