news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда елга ярларыннан ташып чыккан

Үзәнне тишү өчен, авыр техника белән чистартуны башларга планлаштыралар.

Аксубайда елга ярларыннан ташып чыккан
http://aksubayevo.ru

(Аксубай, 27 гыйнвар, «Татар-информ». «Авыл таңнары»). Аксубайда Инеш Золин һәм Пушкин урамнары тирәсендәге ярлардан ташып чыккан. Халык моңа агынты сулар сәбәпче түгелме икән дип борчыла

Редакциягә якын тирәдәге йортларда яшәүче битараф булмаган кешеләр, кайдадыр канализация торбасы тишелеп, елгага агынты агып ятмыймы икән, дигән фараз белдереп мөрәҗәгать иттеләр. Әмма су күтәрелгән урында характерлы ис юк. Гәрчә боз сарырак төстә булса да.

«Чыннан да, проблема бар. Әмма елгада су өслегенең күтәрелүенә агынты сулар түгел, ә грунт сулары гаепле. Быелгы кыш салкыннардан башланды, туфрак туңды. Бу җирлек — урыны белән сазлыклы, артык дымлы, шуңа күрә салкыннар аркасында туфракның су үткәрүчәнлеге начар. Проблема шуннан килеп чыккан да инде», — диде шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы Владимир Кононов.

Халыкта — «елошник» дип атап йөртелгән территориядән бүген, үзәнне тишү өчен, авыр техника белән чистартуны башларга планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100