news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил һәм җепшек кар көтелә

Республикада төнлә һава температурасы 2-7 градус салкын була, көндез һава -4.. +1 градуска кадәр җылыначак.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 ноябрьдә, Татарстанда кабат һава шартлары начарлану көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикада аязучан болытлы һава торышы була. «Атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле», төбәк буенча урыны белән бераз җепшек кар явачак.

Көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана. Кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәя, юлларда бозлавык барлыкка килә, ди синоптиклар. 

Республикада төнлә һава температурасы 2 градустан 7 градуска кадәр салкын була. Көндез һава -4.. +1 градуска кадәр җылыначак. Көньяк-көнчыгыш районнарда салкынрак була.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, якшәмбе һәм дүшәмбе, 28 һәм 29 ноябрьдә, Татарстанда юеш һәм җилле һава торышы көтелә, җепшек кар явачак. Шулай ук буран, яңгыр, бозлавык һәм томан булырга мөмкин. Температура фоны шактый югары булып кала һәм хәтта артачак, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100