news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектауда экологик мәгърифәтчелек һәм актив ял үзәген булдырырга планлаштыралар

«Высокогорский» туристлык-рекреация кластеры проекты 18 мең 476 «лайк» җыйды.

(Биектау, 26 октябрь, «Татар-информ», «Биектау хәбәрләре», Эльвира Мостафина). «Татарстан көзгеләре» проекты туристлык-рекреация кластерлары булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында халык тарафыннан тавыш бирүдә җиңү яулады. Зәңгәр күлләрне әйләндереп алган территориядә экокластер булдыруны күздә тотучы «Высокогорский» туристлык-рекреация кластеры проекты 18 мең 476 «лайк» җыйды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кластер махсус саклана торган 3 табигый территорияне — чип-чиста өч сулыгы белән «Зәңгәр күлләр» заказнигын, тыелулы Семиозерка урманын һәм Казансу елгасын үз эченә ала. Дайверларның һәм кышкы коенулар белән мавыгучыларның яраткан урыны — Зәңгәр күлләр.

Зәңгәр күлләр тиздән Татарстан туристларын һәм бөтен Россиядән килүчеләрне генә түгел, хәтта чит ил кунакларын да үзенә җәлеп итеп торыр. Проект концепциясе — мегаполистан 30 минутлык ераклыктагы кыргый табигать. Шушында, Биектау районында, экологик мәгърифәтчелек һәм актив ял үзәген дә булдырырга планлаштыралар.

Кластер территориясе Татарстан Республикасының Биектау районын, Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Совет районнарын берләштерер. 5000 гектарлап мәйданда яңа туристлык маршрутлары, кемпинг өчен әзерләнгән мәйданчыклар һәм заманча, яхшылап ял итү өчен кирәк булган бөтен инфраструктура булдырылачак.

Бүләкләү тантанасы 16 ноктябрьдә Тула шәһәрендә, «Октава» иҗади индустриаль кластерда узды. Җиңүчеләрне табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президентының махсус вәкиле Сергей Иванов котлады һәм экологик туризмны үстерүнең Россия икътисады үсешендә стратегик юнәлеш булуын билгеләп үтте.

«Высокогорский» туристлык-рекреация кластеры проекты җиңгән өчен дипломны Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга тапшырдылар. Ул шушы ук көнне инстаграмда районда экокластер булдыру идеясен хуплап тавыш бирүчеләрнең барысына да рәхмәтен җиткерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100