news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында Чулман елгасына балыклар җибәрделәр

Балыкны махсус цистернада алып кайтканнар, Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары маймычларны суга җибәрергә ярдәм иткән.

Алексеевск районында Чулман елгасына балыклар җибәрделәр
«Заря» газетасы

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Алексеевск районы Сакон авылында Чулман елгасына балык җибәрү буенча экология акциясе узды. Бу хакта «Заря» газетасы яза.

Арча балык хуҗалыгында үстерелгән 1,5 мең толстолобик һәм 500 сазан маймычларын елгага җибәрделәр.

Балыкны махсус цистернада алып кайтканнар. Дулкын берничә дистә маймычны ярга чыгарды. Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары аларны тотып алып янә суга җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100