news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә

Көндез һава температурасы +26 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 июльдә, Татарстанда уртача җылы һава торышы саклана. Шул ук вакытта һава шартлары начарлануы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Көндез урыны белән, шулай ук Казанда кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә.

Моннан тыш, төньяк һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көндез 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 7..12 градус җылы булачак. Көндез һава температурасы +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 28 һәм 29 июльдә Татарстанда тотрыксыз, әмма җылы һава торышы булачак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100