Яшел Үзән районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртылган

Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Яшел Үзән муниципаль районының «Йолдызлык» 10нчы гимназиясе территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртылган. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы минисрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Чарада «Рослесозащита» ФБУ филиалы — Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре һәм мәгариф учреждениесе педагоглары да катнашкан. Алар көче белән барлыгы 20 вак яфраклы юкә үсентесе утыртылган.

Республикада санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча башка чаралар күрелгән — катнашучылар саклау чараларында булган, бер-берсеннән тиешле ераклык саклап, ике-өч кешедән дә артмаган төркемнәрдә агач утыртканнар.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 март көнне башланып китте һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды оештыра.

Акциянең максаты — Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту.