news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда томан һәм көчле җил көтелүе турында кисәтә

27 гыйнварда республика юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Синоптиклар Татарстанда томан һәм көчле җил көтелүе турында кисәтә
Михаил Захаров

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә томан һәм көчле җил көтелә.  27 нче гыйнварда төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Шулай ук «Татарстан Республикасы территориясендә һәм урыны белән Казанда <...> иртән һәм көндез көньяктан исәчәк җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, татарстанлыларны юлларда бозлавык барлыкка килүе турында кисәттеләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100