news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә урманчылары 2020 елга бурычлар билгеләде

Урманчылары фермерларга агачны беренче чиратта сата башлаячак.

Минзәлә урманчылары 2020 елга бурычлар билгеләде
menzela.ru

(Минзәлә, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Минзәлә», Дильфас Галиев). Урманчыларның профсоюз җыелышында 2019 елга йомгак ясады һәм 2020 елга бурычлар билгеләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2020 елга коллектив килешүләрнең срогын озайту эшендә «Минзәлә урманчылыгы» дәүләт бюдж♠ет учреҗдениесе җитәкчесе Илнар Ахметгалиев чыгышында 6 участокта 45 кеше хезмәт куюы, аларга барлыгы 14 миллион 355 мең сум хезмәт хакы түләнүен әйтте.

Минзәлә урман фонды карамагында 71918 гектар урман исәпләнә. Коллектив урманны тәрбияләү, кисү бурычларын тулы күләмдә үти, урманнарны тергезү, саклау чаралары үткәрә.

Урмачылар коллективы җыелышында катнашкан район башлыгы Айдар Салахов урманчылыкның Минзәләдә урнашуы минзәләлеләр өчен эш урыны буларак файдалы диде. Бу сфера да эшчәнлекне тагы да яхшыртырга мөмкинлек җитәрлек, җитештергән продукцияне сатарга, куярга урын барлыгын билгеләп үтте.

Район хуҗалыкларына, КФХларга агач материалы кирәк. Кече һәм урта бизнес өчен дә сездә мөмкинлек булса да авыл халкы да агач материалын чит җирләрдән килүче эшмәкәрләрдән сатып ала. Урманнардан җәй көне төрле җиләкләр, юкә чәчәге, мәтрүшкә, дару үләннәре, миннек әзерләп сату сезнең кулдан килә торган эш. Һәр гаиләгә елга мунча керү өчен 100 миннек кирәк, аның берсен 100 сумнан сатканда гына да 10 мең сум акча керә дигән сүз.

Җыелышта катнашкан Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман хуҗалыгының эшендә резервлар җитәрлек, биредә көчле коллектив тупланган, кадрлар бар, эшләрен канәгатьләнерлек дип бәяләде. Урманчылыкта эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә караганда кимрәк, бу өлкәдә уйланырга җирлек бар. Моны президентыбыз белә, алдагы өч елда урманчыларның эш хакы уртача 34 мең сумга җиткерү күздә тотыла.

Киләчәктә урман эшләнмәләренең бер-ике юнәлешен алып эшли башлау зарури. Урман кырыйларына чүп алып барып түгүчеләргә каршы көрәшергә кирәк, моның өчен фото тозак кую комачау итмәс иде. Инспекторлар аучылык хуҗалыгы белән килешенеп эшләсеннәр.Һәр урманчылыкта контроль күзәтү органы бар, киләчәктә урманчылыкларны өстән күзәтү өчен махсус җайланмалар да сатып алу планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100