news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеоүзәктә октябрь ахыры аномаль җылы булачагы хакында хәбәр иттеләр

Илнең Азия өлешендә һава температурасы тиешле нормадан - 15, Европа территориясендә дүрт градуска югарырак булачак.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Октябрьнең соңгы атнасында Россиянең бөтен территориясендә диярлек аномаль җылы һава торышы фаразлана. Илнең Азия өлешендә һава температурасы тиешле нормадан - 15, Европа территориясендә дүрт градуска югарырак булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Киләсе атнада Россиянең бөтен территориясендә диярлек аномаль җылы һава торышы көтелә. Европа территориясенә җылы һава массалары – көньяктан, Азия территориясенә Тын океаннан киләчәк», - дип хәбәр итте ул.

Вильфанд сүзләренчә, илнең Азия өлешендәге төбәкләрдә температура тиешле нормадан 10-15 градуска югарырак булачак. Якутиядә һәм Чукот автономияле округында аеруча ачык аномалияләр фаразлана. «Анда көндез 0, төнлә -10..-15 градус салкын булачак», - дип искәртте ул.

Россиянең Европа өлешендәге төбәкләрне дә атна дәвамында һава торышында сизелерлек аномалия көтә. «Анда яхшы һәм уңайлы һава торышы урнашачак. Температура тиешле нормадан якынча дүрт градуска югарырак булачак», - дип хәбәр итте Вильфанд.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100