Татарстанда шторм кисәтүе 1 июльгә кадәр озайтылды

Синоптиклар фаразларына буенча, Татарстанда һава температурасы киләсе атнада да кимеми.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Аномаль эссе һава торышы аркасында Татарстанда шторм кисәтүе 1 июльгә кадәр озайтылды. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

«26 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстан Республикасында янгыннарның югары куркынычы (4 класс) һәм урман янгыннарының гадәттән тыш югары куркынычы (5 класс) саклана», — диелә хәбәрдә.

Алдарак шторм кисәтүе 27 июньгә кадәр игълан ителгән иде. Синоптиклар фаразларына караганда Татарстанда һава температурасы киләсе атнада да төшмәячәк.