Синоптиклар Татарстанда яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Бүген Татарстанда һава торышының начарлануы көтелә.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан территориясендә һава торышы начарлану көтелә. Гидрометеорология үзәге көчле җил фаразлый, көндез аның тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, урыны белән көчле яшен булуы көтелә.

Аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Көндез температура 7-12 градуска кадәр җылыначак.