Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда көчле җил һәм буран вакытында саклык чараларын искә төшерәләр
Бүген 18.00 сәгатьтән соң һәм алдагы тәүлекләрдә Татарстанда кар явуы, кар көртләре, буран һәм көчле җил көтелә.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча, бүген кич һәм иртәгә республикада һава шартларының начараюы көтелә. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген кичке сәгать алтыдан соң һәм алдагы тәүлектә Татарстанда кар явуы, юллардагы кар көртләре, күз күреме начарлануы, буран һәм секундына 18 метрга кадәр җил көтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә машинаның техник торышына игътибарны юнәлтергә һәм торак пунктлардан читкә сәфәрләрдән баш тартырга киңәш итә.
Җәяүлеләргә юл аша махсус билгеләнгән урыннардан чыгарга, юл буйлап бары тик каршы килә торган транспорт агымына таба хәрәкәт итәргә, шулай ук караңгыда киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз