news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 11 градуска кадәр салкын булачак

Республикада аязучан болытлы һава көтелә.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда чагыштырмача салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Юлларда бозлавык хасил була, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Көндез һава температурасы -6…-11 градус булачак. Казанда -7…-9, дип аныклый метеорологлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100