news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга көчле яңгырлар киләчәк

Метеорологларның алдан фаразлауларынча, киләсе атнадан Татарстан территориясендә һава торышы яхшыра.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология үзәге бүген, 24 сентябрьдә һәм иртәгә, 25 сентябрьгә каршы төндә республикада урыны белән көчле яңгырлар булу ихтималы турында кисәтә. Көнбатыш циклонның атмосфера фронтлары алып килгән явым-төшем вакыт-вакыт республиканың барлык территориясендә явачак.

Җилнең тизлеге талгын, юнәлеше көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка үзгәрүчән, дип белдерә синоптиклар. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы Татарстанда 4 градустан алып 9 градуска кадәр җылы (Казанда җылылык 7 градустан 9 градуска кадәр). Көндез исә һава 9-14 градуска кадәр җылытачак (Казанда җылылык — 10-12 градус). Иң җылы һава республиканың көньягында көтелә.

Метеорологларның алдан фаразлауларынча, киләсе атнадан Татарстан территориясендә һава торышы яхшыра.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100