news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Татарстанда 7 градус җылы булачак

Иртәгә урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 июльдә, Татарстанда төньяк-көнбатыш антициклон йогынтысында коры һәм салкынча һава торышы урнаша.

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән, күбесенчә регионның көнчыгышында, кыска вакытлы яңгырлар явачак. Көндез явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Төнлә Татарстанда һава температурасы +7...+12 градус булачак. Көндез һава +19, +24 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 26 июльдә, республикада салкын һәм коры һава торышы сакланачак. Сишәмбе көнне температура күтәрелә башлый, көндез кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100