news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 25 июнь көнне, төбәктә һава шартларының кабат начаралануы ихтимал.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 июнь көнне, Татарстанда һава шартлары начаралануы ихтимал.

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Бүген кич һәм иртәгә көндез һәм кичен урыны белән төбәктә, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгырлар явачак һәм яшен булачак. Боз явуы фаразлана.

Көньяк-көнбатыштан исә торган талгын җил вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртә. Яшен вакытында кайбер урыннарда җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип искәртә синоптиклар.

Төнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы 17дән 22 градуска кадәр җылы була. Көндез һава +31.. +36 градуска кадәр җылыначак. Республиканың көньяк һәм көньяк-көнбатышында җылырак булачак.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ТР метеорологлары эсселек +36 градуска кадәр булу аркасында шторм кисәтү игълан итүен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100