Бөгелмәдә яшәүчеләр Бөтенроссия экология өмәсенә һәм агач утырту акциясенә кушылды

Бөтенроссия өмәсе берьюлы берничә теманы үз эченә ала — төзекләндерү, экология, өйрәтү.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). 24 апрельдә Бөгелмә киң күләмле иҗтимагый акциягә — Бөтенроссия өмәсенә кушылды.

Өмәгә шәхси һәм дәүләт предприятиеләре, иҗтимагый һәм экология оешмалары, белем бирү учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү үзәкләре, инициативалы гражданнар, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре чыкты. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар ишегалларын һәм җәмәгать территорияләрен чистартты, агачлар утыртты, эскәмияләрне һәм коймаларны буядылар.

«Өмәләрдә катнашу — барлык кешеләрне якынайта, әйләнә-тирә мохитне кайгыртуга җәлеп итә, файдалы эш башкару мөмкинлеге бирә торган күркәм традиция. Бөтенроссия өмәсе берьюлы берничә теманы үз эченә ала — төзекләндерү, экология, өйрәтү. Төрле форматлар хисабына анда битараф булмаган һәркем катнаша алды», — дип шәрехләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков.