news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Түбән Камада Россия табигать күзәтчелеге лабораториясе ачылышында катнаша

2 февральдә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Россия федераль хезмәтенең Түбән Кама филиалында өстәмә җиһазландырылган лабораториясе ачыла.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 2 февральдә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Россия федераль хезмәтенең Түбән Кама филиалында өстәмә җиһазландырылган лабораториясе ачыла.

Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова катнашында узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамиль Муллин белдерде.

Объекты җиһазландырып бетерү өчен 57 миллион сум акча бирелде.

«Мониторинг өлкәсендә бик җитди эш алып барыла, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең эшчәнлеге өчен база булдырыла. Лабораторияне җиһазландырып бетерү өчен 57 миллион сум акча сарыф ителде. Система мониторинг системасын көчәйтергә мөмкинлек бирә, халыкка атмосфера һавасында, суда, җирдә нинди ситуация булуын ачыктан-ачык күрергә, ә оешмаларга экологик куркынычсызлыкны арттырырга булышачак», — диде башкарма комитет җитәкчесе.

Моннан тыш, һавадагы очып йөрүче органик матдәләр концентрациясен үлчәү өчен хромато-масс-спектрометрлы комплекс куелып, эшләтеп җибәрелде, ә читтә контроль-күзәтү чаралары уздыру өчен, газ белән эшләүче портатив хроматограф алынды. Ул атмосферада һәм җитештерү калдыкларында һаваны пычратучы 59 төрдәге матдәнең концентрациясен билгели ала.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100