news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урман хуҗалыгы министры Актаныш, Минзәлә һәм Азнакай районнарында булды

Министр стандарт утырту материалы үстерү, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча йөкләмә бирде.

Татарстан урман хуҗалыгы министры Актаныш, Минзәлә һәм Азнакай районнарында булды
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров кичә эш визиты белән Актаныш, Минзәлә һәм Азнакай районнарында булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Актаныш районында министр «Минзәлә урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Актаныш кишәрлеге урманчылыгы эшенә бәйле киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә барышында Актаныш кишәрлеге урманчылыгы территориясендә урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләрен алып бару, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Минзәлә районына килгәч, Равил Кузюров муниципаль район башлыгы Айдар Сәлахов белән очрашты. Очрашу кысаларында урман хуҗалыгын үстерү, урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча эшләр башкару һәм 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 900 мәртәбә патрульлек уздырылган, административ хокук бозулар турында 39 беркетмә төзелгән һәм урман законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 22 кисәтү бирелгән.

Равил Кузюров җыелучыларга узган елда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтүне контрольдә тотуны көчәйтергә, урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлеккә һәм санитар-савыктыру чараларына аерым игътибар бирергә өндәде.

Азнакай районында Равил Кузюров шулай ук муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашты һәм район хакимияте бинасында узган «Азнакай урманчылыгы» ДКУ һәм «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ җыелышында катнашты. 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Рафис Галиуллин сөйләде.

Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров стандарт утырту материалы үстерү, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр буенча йөкләмәләр бирде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100