news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры: Казанда аномаль җылы һава торышы көтелә

Якындагы ялларда җылы көннәр фаразлана, ә аннары янә суытачак.

КФУ профессоры: Казанда аномаль җылы һава торышы көтелә

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 24 октябрьдә, шимбә, Татарстан башкаласында көнчыгыштан килгән циклон нәтиҗәсендә сизелерлек җылытачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казан федераль университетының география фәннәре докторы, метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Бездә көнчыгыш циклонын алыштыра торган антициклон булды. Без җылы секторда булачакбыз, яңгыр көтелә, температура климатик нормадан югары булачак. Хәзер Казанда уртача климатик норма бик түбән һәм +3 градус чамасы тәшкил итә. Шимбә көндез циклон температураны 11 градуска кадәр күтәрәчәк», — диде ул.

Шулай итеп, шимбә уртача температура 7,5 градус булачак, бу нормадан шактый югары. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлары буенча, якшәмбе көндез һава температурасы 6 градус булачак, ә алдагы көннәрдә температура төшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100