Арча урман хуҗалыгында 1,7 миллион стандарт утырту материалы үстерелгән

2020 елда урманчылык территориясендә 50 гектар мәйданда урман культуралары утыртылачак.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). «Арча урман хуҗалыгы» дәүләт учреждениесенең базислы урман питомникларында утырту материалына инвентаризация төгәлләнгән. 1,7 миллион стандарт утырту материалы үстергәнәнр. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Быел барлыгы 1,7 миллион кәлшә һәм үсенте үстерелде, шулардан 1,3 миллион данәсе — нарат, 239 мең — чыршы, 204 мең — карагай. Утырту материалларының әлеге күләме киләсе елда урманнарны яңадан торгызу өчен җитәрлек булыр тора», — дип сөйләде «Арча урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең урманнан файдалану буенча инженеры Илсөяр Сәләмова.

Мисал өчен, 2020 елда урманчылык территориясендә 50 гектар мәйданда урман культуралары утырту, 85 гектарда яр-сыза агачлары утырту, 220 гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылачак.

«Питомникта үсемлекләрне карау эшләре хәзер дә дәвам итә. Шушы көннәрдә профилактика максатларында ылыслы токым үсентеләренә гөмбә авыруларына каршы препаратлар сиптереп чыктылар», — дип өстәде Илсөяр Сәләмова.