news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Отар бистәсендәге ерганакларның пычрану факты буенча административ тикшерү башланган

Су үрнәге анализы бер атнадан әзер булачак.

 Отар бистәсендәге ерганакларның пычрану факты буенча административ тикшерү башланган

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Шанхай һәм Идел елгаларына килеп чыга торган ерганакка ниндидер күбек агып төшү факты буенча Казанның Отар бистәсендә экологлар административ тикшерү ачкан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Татарстан министрлыгына Отар бистәсендә Аркылы-Отар урамыннан агып төшкән явым-төшем суларын түгү турында хәбәр килде. Урында су ага торган торбалардан пычраткыч матдәләрне тикшерү өчен үрнәк алынды», — дип мәгълүмат бирде ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Үзәк территориаль идарәсенең өлкән белгече Анна Сәлахова.

Су үрнәге анализга җибәрелгән. Нәтиҗә җиде көн дәвамында әзер булачак.

Элегрәк социаль челтәрләрдә вакыйганың шаһиты торба буйлап күбек агып төшүен төшергән видео пәйда булды. Нәтиҗәдә су өстендә ике-өч метр биеклектәге «таулар» калкып чыкты. Видео авторы пычранган су ерганак буенча тиз арада Иделгә эләгәчәк, дип борчыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100