news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Казанда салкынайта һәм яңгыр көтелә

Якындагы кнөнәрдә һава торышы климатик нормага якын булачак.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Соңгы көннәрдә Татарстан башкаласында һава торышы Көньяк циклон йогынтысы белән билгеләнсә, хәзер безнең территориягә Атлантик циклон якыная. Ул салкыннар һәм явым-төшем алып килә.

КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.

«Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразларынча, якшәмбе безнең территория аша салкын фронт узачак, явым-төшем булырга мөмкин. Якындагы кнөнәрдә һава торышы климатик нормага якын булачак. Шимбә һәм якшәмбе уртача температура +8 градус чамасы булачак», — диде ул.

Әүхәдиев сүзләренчә, апрельдә Казанда 20,5 мм (норма — 30 мм) явым-төшем яуган. Ял көннәрендә фаразланган яңгыр нормага якынайтачак.

Шимбә һәм якшәмбе атмосфера басымы төшә, дип искәртте спикер. Басым тәүлегенә 8 гектопаскальдән артачак, метеобәйле кешеләр бу үзгәрешне сизәчәк.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразларынча, 24 апрельдә, көндез Казанда 13 градуска, ә 25 апрельдә 10 градуска кадәр җылытачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100