news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтте

Дүшәмбе көнне республикада һава торышын актив атмосфера фронты билгеләячәк.

Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтте
архив

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 февральдә Татарстанда һава шартлары бозылачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

Төнлә һәм көндез республикада (аерым алганда, Казанда — төнлә һәм иртән) буран һәм бозлавык булуы ихтимал, диде синоптиклар.

Шулай ук төнлә һәм иртән көньяктан, көньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектәге көчле җил исәчәк.

Алдарак «Татар-информ» метеорологларның дүшәмбе көнне Татарстанда һава торышын актив атмосфера фронты билгеләячәк дип фаразлавын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100