news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгәдән Россиянең үзәк өлешендә җылытачак

Температура 10-12 градуска күтәреләчәк, әбиләр чуагы көтәргә кирәкми.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Пәнҗешәмбе көнне Россиянең үзәк өлешендә һава температурасы 10-12 градуска кадәр күтәреләчәк һәм мондый һава торышы атна ахырына кадәр саклана, әмма әбиләр чуагы көтәргә кирәкми.

«Бик салкын һава торышыннан соң, температура нормадан 4-5 градуска түбән булганнан соң, әкренләп температура күтәреләчәк. Россиянең Европа өлешенең үзәгендә температура 10-12 градуска күтәреләчәк, пәнҗешәмбедән башлап, ялларга кадәр шундый температура фоны саклана», — дип сөйләде Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни хезмәткәре Роман Вильфанд.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, температура нормага якын булачак, әмма болытлы һава торышы һәм бераз яңгыр явуы көтелә.

Вильфанд сүзләренчә, җылытуны әбиләр чуагы дип тә, алтын көз дип тә атарга ярамый, чөнки бу очракларда кояш булырга тиеш, ә әлегә кояшлы һава торышы фаразланмый.

«Ләкин һава торышы яхшырак булачак, салкын җилләр көтелми», — диде Вильфанд.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100