Татарстанның кайбер районнарында томан төшәчәк

Төнлә һава температурасы +2...+7 градуска кадәр җылы, кайбер урыннарда -1 градуска кадәр суык булачак.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Иртәгә республика территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә явым-төшем булмый. Республиканың аерым районнарында томан көтелә. Төнлә һава температурасы +2...+7 градуска кадәр җылы булачак. Кайбер урыннарда -1 градуска кадәр суык булачак.

Көндез көнчыгыш һәм көньяк районнарда яңгыр явачак, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Көндез +14...+19 градус җылы булачак.