news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкының өчтән бер өлеше парклардан 10 минутлык арада яшәячәк

Казансу үсеше стратегиясе ярдәмендә миллионнан артык татарстанлы яшәү урыныннан җәмәгать киңлекләренә автомобильдә 10 минут эчендә барып җитәчәк.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Казансу үсеше стратегиясе ярдәмендә миллионнан артык татарстанлы яшәү урыныннан җәмәгать киңлекләренә автомобильдә 10 минут эчендә барып җитәчәк. Бу хакта «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина сөйләде.

«Республика халкының өчтән бер өлеше стратегия паркларының берәрсенә автомобильдә ун минутта барып җитү аралыгында гына яши. Ягъни бу проект белән без миллионнан артык кешене колачлыйбыз», - диде Зиннәтуллина.

Яңа төзекләндерү проекты Зәңгәр күлләрдән Иделгә кадәр өч мең гектарлы территорияне үз эченә ала. Ул шәһәрне шәһәр чите белән берләштерүгә юнәлдерелгән илдәге беренче милли парк була. Стратегияне гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә елга тирәли 12 яңа парк барлыкка киләчәк.  

Татарстан халкы Казансу елгасының яр буе зоналарын үстерү турында үз фикерләрен онлайн белдерә алачак. Моның өчен аларга быел ук проектлаштырылачак биш җәмәгать пространствосы турында сораштыру узарга тәкъдим ителә. Бу - «Казансу янындагы бакчалар», «Манзара», «Рус-Немец Швейцариясе», «Спорт паркы» һәм «Савиново паркы». Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү 26 апрельдән 30 майга кадәр дәвам итәчәк.

2015 елдан башлап Татарстанда барлык районнарда һәм ике шәһәр округы территориясендә 443 иҗтимагый киңлек (парклар һәм скверлар) төзекләндерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100