Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада 5 мең төп агач утыртылачак
«Яшел дулкын» экологик акциясе шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү максатыннан үткәрелә.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Быел «Яшел дулкын» экологик акциясе кысаларында Түбән Камада 5 мең төп агач утыртылачак.
2013 елдан башлап, Түбән Камада коммуналь хезмәтләр, оешмалар, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм битараф булмаган кешеләр туган шәһәребезне төзекләндерүгә кулдан килгәнчә өлеш кертү өчен, «Яшел дулкын» программасында катнаша. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Программаны гамәлгә ашыру барышында 100 меңнән артык агач утыртылды. Быел ишегалларында, юл буйларында, балалар бакчалары һәм мәктәп территорияләрендә 5 мең төп каен, өрәңге һәм ылыслы агачлар утырту планлаштырыла. Агач утыртуның беренче дулкыны тиздән башланачак.
Түбән Кама торак-коммуналь предприятиеләре, коммерция һәм бюджет оешмалары, волонтерлар, студентлар һәм мәктәп укучылары тарафыннан 2 меңгә якын яшь агач утыртылачак. Көзгә билгеләнгән икенче дулкын кысаларында тагын 3 мең үсенте утырту планлаштырыла.
«Яшел дулкын» экологик акциясе Түбән Каманы төзекләндерү һәм яшелләндерү максатыннан үткәрелә. Киләчәктә мәһабәт агачларга әвереләчәк үсентеләр утырту шәһәрдәге экологик хәлне яхшыртачак.
«Яшел дулкын» традицион экологик акциясендә теләгән һәркем катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз