news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сосновский балтырганына каршы көрәшмәгән өчен штраф салырга тәкъдим иттеләр

Тәкъдим якын арада Россия Юстиция министрлыгына җибәреләчәк.

Сосновский балтырганына каршы көрәшмәгән өчен штраф салырга тәкъдим иттеләр
архив/Владимир Васильев

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Федерация Советында Административ хокук бозулар кодексын Сосновский балтырганы һәм башка карантинлы чүп үләннәренә каршы көрәш чараларын күрмәгән өчен җәза бирүне күздә тоткан маддә белән тулыландырырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Без [сенаторлар] Россия субъектларыннан тәкъдимнәр [Яңа Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр буенча] җыйдык. Аерым алганда, субъектлардан күпчелек тәкъдимнәрдә чүп үләннәре — Сосновский балтырганы һәм амброзияләр таралу темасы яңгырады. Без субъектларның тәкъдимен хуплыйбыз», - ди Конституция законнары һәм дәүләт төзелеше комитеты әгъзасы Ирина Рукавишникова.

Ул тәкъдимнәрне якын арада Россия Юстиция министрлыгына җибәрәчәкбез, дип аңлатты.

Әйтик, милкендә, куллануында булган җир кишәрлекләрендә Сосновский балтырганын, амброзия һәм кеше сәламәтлеге өчен куркыныч чүп үләннәрен юк итү буенча чаралар күрелмәсә, гражданнарга 3 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 10 меңгә кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 12 меңгә кадәр, юридик затларга 30 мең сумга кадәр штраф яный.

Рукавишникова әлеге үсемлекләрнең кеше сәламәтлегенә зур зыян китерүен искәртте. Аның сүзләренчә, алар белән көрәш алып барылуга карамастан, бу бик нәтиҗәле түгел.

Татарстанда мең гектардан артык мәйданда Сосновский балтырганы үсүе ачыкланган. Бу хакта элегрәк «Татар-информ»га Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов сөйләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100