news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар татарстанлыларны томан һәм бозлавык турында кисәтә

22 гыйнвардан 23 гыйнварга каршы төндә төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязган вакытта -27 градуска кадәр була, көндез исә республикада кискен җылытачак.

Синоптиклар татарстанлыларны томан һәм бозлавык турында кисәтә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). 23 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә республикада салкын һава торышы саклана: термометр баганасы -19, төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязган вакытта -27 градуска кадәр төшәчәк.

Көндез төбәк җылы атмосфера фронты зонасында булачак - кар явачак, урыны белән буран, көньяктан секундына 13 метрга кадәр көчле җил көтелә. Һава торышы -7дән алып -12 градуска кадәр, көньяк-көнбатышта -1дән алып -6 градуска кадәр булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100