news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүчеләр гыйнвар аенда чыккан яшел үләнне фотога төшергән

Аномаль җылы һава торышы аркасында Татарстан башкаласында газоннар яшелләнә башлады.

Казанда яшәүчеләр гыйнвар аенда чыккан яшел үләнне фотога төшергән

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә гыйнвар аенда яшелләнә башлаган үлән фотосурәтләре белән уртаклашты.

«Кыш бабай минем җылы илдә яшәү теләгемне үтәде, тик бераз гына мин уйлаганча түгел», — дип шәрехли казанлы газон фотосурәтен.

«Үлән яшелләнде, кояш ялтырый. Бер проблема: ишегалдында гыйнвар…» — дип уртаклаша Татарстан башкаласында яшәүче хатын.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда җылылык аномалиясе 10 — 12 градус тәшкил итә. Бу хәлгә көнбатыштан килүче җылы һава ташкыннары сәбәп булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100