news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйнвар азагына кадәр һава торышы чагыштырмача җылы торачак

Гыйнвар буенча графикта быелгы һава температурасы бер тапкыр да норма белән кисешмәгән.

Гыйнвар азагына кадәр һава торышы чагыштырмача җылы торачак
Султан Исхаков

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел гыйнвар азагына кадәр һава торышы чагыштырмача җылы булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте.

Аның сүзләренчә, гыйнвар азагына кадәр уртача минус 2 булачак. Юрий Переведенцев мондый һава торышына яраклашырга киңәш итте. Ул кышның җылы булуы көнбатыштан һава агымнары тәэсирендә булганын аңлатып үтте.

«Әлегә без циклонның җылы секторында. Бүген кичкә төньяктан һава массалары керү нәтиҗәсендә, берникадәр суык киләчәк, ләкин озакка сузылмаячак. Төнлә минус 9, көндез минус 5 булып ала да, аннары тагын температура күтәрелүе көтелә. Барыбер суык кыш юк», — диде профессор.

Переведенцев әйтүенчә, элек һава агымнары Себердән Карск диңгезеннән килгәнлектән, көчле суыклар булган. «Россия Федерациясенең бөтен территориясендә аномаль җылы булгач, безгә каян килсен инде ул салкын?! Себер антициклоны, көнчыгыштан суык юк. Арктика да ябык», — диде.

Кафедра доценты Тимур Әүһәдиев та гыйнвар буенча графикта быелгы һава температурасы бер тапкыр да норма белән кисешмәгәнен күрсәтте. «Быел кыш расписание буенча килде, беренче декабрьдән 0 дән тотрыклы рәвештә түбән температура булды. Ләкин көнбатыштан һава күчеше аркасында, 52 кыш көнендә 37 көне генә кышкы, 15 көн «урланган», — диде.

Тимур Әүһәдиев җәй дә салкын булганын, метеорологлар җәйнең 25 көне «тулмаганын» исәпләп чыгарганын әйтте. 2019 ел җәе соңгы 25 елда иң салкын җәй булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100