news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең «Яңарыш» паркында 85 данә мамык чыгармый торган гибрид тирәк утыртылды

Агачлар утырту 2022 елның язында дәвам итәчәк

Зәйнең «Яңарыш» паркында 85 данә мамык чыгармый торган гибрид тирәк утыртылды
Зәй муниципаль районы сайтыннан.

(Зәй, 21 октябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Зәйдә «Яңарыш» паркында агач утырту дәвам итә. Бүген биредә 35 каен һәм 85 данә мамык чыгармый торган гибрид тирәк утыртылды.

Агач утыртуда 40ка якын кеше катнашты, алар арасында Зәй районы башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Садретдинов, район Советы һәм башкарма комитет, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, спорт идарәләре хезмәткәрләре, шулай ук волонтерлар бар.

«Яңарыш» паркында агачлар утырту 2022 елның язында дәвам итәчәк. Вакыт узу белән әлеге биләмәдә алмагачлар һәм миләшләр барлыкка киләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100