news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар беренче карны видеога төшереп социаль челтәрләргә урнаштырды

Беренче кар шәһәр урамнарында «бөке» барлыкка килүгә сәбәпче булмады.

Казанлылар беренче карны видеога төшереп социаль челтәрләргә урнаштырды

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда яшәүчеләр социаль челтәрләр һәм мессенджерлардагы сәхифәләрендә бүген республика башкаласында яуган беренче карның видеосын урнаштыра.

Бүген иртәнге тугызлар тирәсендә шәһәрдә җиңелчә буран чыкты.

Шунысы гаҗәп, беренче кар шәһәр урамнарында «бөке» барлыкка килүгә сәбәпче булмады. «Яндекс. Пробки» порталы мәгълүматлары буенча, Казан юлларында вазгыять тыныч.

«Татар-информ» агентлыгы Чаллыда беренче карны видеога төшерүләре хакында кичә хәбәр иткән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100