news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эколог Иделдә суның биеклеге 50,25 метрга кадәр кимиячәге хакында кисәтте

2021 ел атмосфера явым-төшемнәренең минималь күләме һәм җәйге чорда аномаль югары һава температурасына бәйле рәвештә су күләменең түбән дәрәҗә булуы белән аерылып тора.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы фаразлавынча, октябрь ахырында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге Балтик системасы буенча 50,25 метрга кадәр кимиячәк.

Соңгы айда ул 0,5 метрга саеккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына табигатьне саклау ведомствосыннан хәбәр иттеләр.

«2021 ел атмосфера явым-төшемнәренең минималь күләме һәм җәйге чорда аномаль югары һава температурасына бәйле рәвештә су күләменең түбән дәрәҗәсе белән аерылып тора. Бу Идел-Кама каскады сусаклагычларына су килүнең кимүенә китерде», — дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Шунысын да искәртик: гәрчә Иделдә суның биеклеге Балтик системасы буенча 49 метр күләмендәге минималь навигация дәрәҗәсенә (2019 елда шулай булган иде) җитмәсә дә, ул шуңа якын инде.

Аерым алганда, шушы көннәрдә Идел елгасында бортында өч пассажир булган көймә төпкә утырган. Гадәттән тыш хәл Барлык диннәр гыйбадәтханәсе каршында — яр буеннан 10 метр ераклыкта булган.

Моннан тыш, Идел елгасының Әстерхан бассейнында суның биеклеге 60 сантиметрга кимегән һәм критик билгегә якынлашып килә. Бу көздә су әле тагын кимергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100