Россиядә һава торышы тизрәк җылына торган өлкәләр билгеле

Ун ел эчендә бу күрсәткеч 0,8-1,2 градуска арткан.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Россиядә һава торышы барыннан да тизрәк Таймыр ярымутравында һәм Көнчыгыш Себер диңгезе яр буенда җылына.

Ун ел эчендә бу күрсәткеч 0,8-1,2 градуска арткан. Бу турыда Россия Гидрометеорология үзәгенең «Бәйсез дәүләтләр берлеге катнашучы дәүләтләре территорияләрендә 2020 елда климатның торышы һәм үзгәрүе турында еллык хәбәре»нә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«БДБ территориясенең күпчелек өлешендә 1976-2020 еллар дәвамында һава температурасының Арктика яр буйларында — Таймырда, Көнчыгыш Себер диңгезе яр буйларында (0.8-1.2 °C/10 ел) уртача еллык температураның 10 елда 0,8-1,2 градуска артуы күзәтелә», диелә хәбәрдә.

Элегрәк Арктика советы докладында билгеләп үтелгәнчә, Арктикада җылыну планетадагы уртача күрсәткечкә караганда өч тапкыр тизрәк бара. 1971-2019 елларда Арктикада җылыну тизлеге 3,1 градус тәшкил иткән, диелә хәбәрдә.