news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Чирмешән урманчылары 20 гектарда урман утыртачак

Урман эчендә бакча да ясарга планлаштыралар.

Быел Чирмешән урманчылары 20 гектарда урман утыртачак
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 21 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Шушы көннәрдә бер Чирмешән районының Кече Чегодай ягындагы, ягулык салу станциясе артындагы участокта чыршы үсентеләре утырттылар. Быел Чирмешән урманчылыгына 20 гектарда урман утырту планы җиткерелгән.

Монда былтыр «төртеп куйган» карагай үсентеләренең кайберләре, әллә җир килешмәгәнгә, әллә дым җитмәгәнлектән, тамыр җибәрә алмаган. Яңа чыршы үсентеләре тыгызлау максатында утыртыла, барысы 500гә якын төп булачак.

Казанка урманычылыгындагы 49нчы кварталда якын көннәрдә 3,8 гектарда, урманда, делянкада, бакча ясап, нарат агачлары утыртылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100