news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Казанда дүртенче тапкыр температура рекорды теркәлде

Алдагы абсолют максимум 57 ел элек булган.

Ел башыннан Казанда дүртенче тапкыр температура рекорды теркәлде
архив

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Казанда 2020 ел башыннан дүртенче тапкыр Казанда температура рекорды теркәлде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Казан-Сокол авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 19 февральдә Татарстан башкаласында максималь температура +2 градус тәшкил итте.

Алдагы абсолют максимум 57 ел элек булган. 1963 елда Казан метеостанциясендә һава температурасы 1,8 градуска кадәр күтәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100