news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында дистәләрчә ылыслы агач утырттылар

Иске Үзи авыл җирлеге һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре, активистлар «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясендә катнашты.

Аксубай районында дистәләрчә ылыслы агач утырттылар
Иске Үзи авыл җирлеге архивыннан.

(Аксубай, 20 октябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Быел көз Аксубай районының Иске Үзи авыл җирлеге территориясендә яңа үсентеләр утырттылар.

Муниципаль берәмлек хезмәткәрләре, җирле Совет депутатлары, бюджет оешмалары хезмәткәрләре җирлек территориясендә «Урманны саклыйк» дигән табигатьне саклау акциясенә үзләренең катнашуы белән теләктәшлек күрсәтергә карар кылдылар.

Волонтерлар Иске Үзи авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда бердәм эшләделәр. Алар узган елларда утыртылган агач-куаклар сафын яңалары белән тулыландырдылар. Бу — авыл үзәге, халыкның яраткан ял итү урыннарының берсе. Берничә еллардан соң дистәләрчә ылыслы агач әлеге җирлекнең бизәгенә әйләнәчәк.

Авыл активлары шулай ук Яңа Баланда янында урнашкан «Палан» чишмәсе территориясендә дә агачлар утыртты. Участок урманга якын, монда төрле токымдагы агачлар, яшеллекләр күп. Шуңа да карамастан, табигать сөючеләр, чыршы, миләш, башка агачлар утыртып, җирле флораны төрлеләндерергә булдылар. Акциядә катнашучылар фикеренчә, ылыслы урман табигать чыганагының ландшафтына туры килергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100