news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Горки-Әмәт урманында чүпне куллану ысулларын өйрәтүче интерактив күргәзмә ачылды

Мәктәп балаларына бу проект аеруча кызыклы һәм файдалы булачак дип ышандыра әлеге эшне башкаручылар.

Горки-Әмәт урманында чүпне куллану ысулларын өйрәтүче интерактив күргәзмә ачылды
Coca-Cola HBC Россия

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанның Горки-Әмәт урманы паркында чүпне көнкүрештә файдалы итеп куллану ысулларын өйрәтүче интерактив күргәзмә ачылды. Бу турыда «Coca-Cola HBC Россия» компаниясенең тышкы элемтә һәм коммуникацияләр буенча директоры Ирина Архипова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.

Паркка килүчеләр интерактив күргәзмәдә чүптән нәрсәләр эшләп булганын, табигый ресурсларны саклау буенча белемнәрен тирәнәйтә алачаклар. Мәктәп балаларына бу проект аеруча кызыклы һәм файдалы булачак дип ышандыра әлеге эшне башкаручылар.

Ирина Архипова сүзләренчә, Coca-Cola компаниясе 2019 елның җәеннән башлап Татарстан Хөкүмәте белән килешү нигезендә Казанда «Калдыкларсыз шәһәр» проектын тормышка ашыра. Проектны сынау буенча Казан Coca-Cola компаниясе тарафыннан Россиядә беренче һәм Европада икенче шәһәр булып сайланган.

«Казанда Coca-Cola продукциясе сатылган күләмдә без калдык шешәләр җыябыз һәм аларны эшкәртәбез. Ягъни без шәһәр территориясендә үзебезнең калдыкларны нольгә чыгарабыз. Моның белән без башка җитештерүчеләргә дә үрнәк күрсәтергә телибез», — диде Ирина Архипова.

Пластик савытларны җыю өчен шәһәр паркларында, уку йортлары территорияләрендә 500 махсус контейнер кую турында килешү төзелгән булган, шуларның 350се куелган инде.

«Казан паркларында сез икенчел чималдан ясалган кече архитектура элементларын күрә аласыз. Бу чүп-чардан нәрсә эшләп булуын күрсәтә», — диде Coca-Cola компаниясе вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100