news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык ярдәме белән ике ай дәвамында Татарстан урманнарын чүп-чардан чистартачаклар

Узган елда урманнарны чистартуда халык катнашмаган, ә 2019 елда 374 «КАМАЗ» машинасы чүп чыгарылган.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 19 апрельдән 19 июньгә кадәр «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында халык ярдәме белән урманнарны чүп-чардан чистартачаклар.

«Акция кысаларында урманнардан көнкүреш калдыклары, чыбык-чабыклар һәм ауган агачлар чыгарылачак. Шулай ук урманнардагы ял итү урыннары, аншлаглар һәм мәгълүмат такталары төзекләндереләчәк», — диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министрлык карамагындагы оешма эшчеләреннән тыш, урманнарны чистартуда төрле ведомство, оешма хезмәткәрләре, бакчачылык берләшмәләре вәкилләре, студентлар һәм волонтерлар катнашуы көтелә.

Министр сүзләренчә, 2019 елда Татарстан урманнарыннан 3740 кубометр чүп-чар чыгарылган. Моны 10 кубометр сыйдырышлы 374 «КАМАЗ» машинасы йөк белән чагыштырырга була. 2020 елда пандемия сәбәпле, урманнар министрлык көче белән генә чистартылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100