news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан университеты профессоры шәһәр халкын чираттагы циклон турында кисәтте

Хәзер безгә Атлантикадан чираттагы циклон килә, анысында кар азрак булачак.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»,Наталья Рыбакова). Казан федераль университеты галиме тагын бер карлы циклон килүе турында әйтте.

Соңгы өч көн эчендә Татарстан башкаласында 15 миллиметрга якын, ягъни айлык норманың өчтән бере күләмендә кар яуды. Бу республикага себердән килгән зур циклон белән бәйле. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Гыйнвар аенда Казанда якынча 48 мм кар яуды, бу бер айлык норма дигән сүз. Кар катламының биеклеге Казан федераль университеты метеостанциясендә бүгенгә 45 см. Ай әле бетмәде, аның нәтиҗәләре буенча явым-төшем нормасы атып китәчәк. Хәзер безгә Атлантикадан чираттагы циклон килә. Анысында кар азрак булса да, явым-төшемнәр барыбер явачак», — диде ул.

Профессор гыйнвар аенда безнең регионда һава торышына Атлантиканың зур йогынты ясавын аңлатты. Актив фронталь зоналы зур циклон урнашкан. Якын көннәрдә мондый көчле кар явуы көтелми, ләкин гыйнварда әле явым-төшемнәр булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100