news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күпме селәүсен яшәве билгеле

«Селәүсеннәрне Баулы, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Азнакай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Биектау, Мамадыш, Кукмара, Саба, Балык Бистәсе, Минзәлә, Тукай, Мөслим районнарында очратырга мөмкин», — дип хәбәр итә Татарстанның Биологик ресурслар комитеты матбугат хезмәте.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан урманнарында 89 селәүсен яши дип исәпләп чыгарылган. Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Селәүсен — республикада мәчеләр гаиләсенең бердәнбер вәкиле. «Бу бик яшерен һәм сак җәнлек. Очлы тырнаклары ярдәмендә ул агачларда җиңел генә үрмәләп йөри ала, озын тәпиләре тирән карда да йөрергә мөмкинлек бирә», — дип искәртелә.

Селәүсеннәр тоташ урман массивларында яши, ләкин азык җитмәсә, берничә дистә километр аралыкта күчеп тә йөри ала.

«Селәүсеннәрне Баулы, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Азнакай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Биектау, Мамадыш, Кукмара, Саба, Балык Бистәсе, Минзәлә, Тукай, Мөслим районнарында очратырга мөмкин», — дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100