news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аквалангистлары Түбән Кама янындагы күл төбе торышына гаҗәпләнгән

Су астында чүп җыю халыкара акциясенә Россия 15 ел элек кушылган.

Казан аквалангистлары Түбән Кама янындагы күл төбе торышына гаҗәпләнгән
https://tat.e-nkama.ru/n

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада волонтерлар, экологлар һәм хезмәт коллективлары Каракүл күленең төбен һәм ярларын чистарту буенча экологик акциядә катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Безгә Рус география җәмгыяте кушылды. Бүген бездә акция тулы форматта уздырыла: без яр буйлап пакетлар җыеп барабыз, нәкъ шулай ук күл төбеннән бер төркем аквалангистлар уза һәм шул ук функцияне үти, күл төбен дә чистарта», — дип сөйләде Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Салаватов.

Биш аквалангисттан торган төркем су асты киңлеген үз өстенә алды. Җыелганнарның барысы — вак чүп-чар һәм агач тартма. Дайверлар сулыкның торышына сокландылар. «Без монда чүп-чар тапмадык, күл төбе чиста. Күренүчәнлек кенә начар, бу җил аркасында шулай булырга мөмкин, чөнки ул төптән дулкын белән бөтен нәрсәне күтәрә. Шуңа күрә күренүчәнлек монда сузылган кул ераклыгында. Урмәләп йөреп, капшап карый-карый барысын да эшләргә туры килде», — дип аңлатты Рус география җәмгыяте вәкиле Максим Астахов.

«Бик чиста сулык. Чагыштырырлык нәрсәләр бар, без Казанда күлләрне даими чистартабыз. Анда без бер генә чүп пакеты белән чыкмыйбы, ягъни монда шактый чиста», — дип билгеләп үтте волонтер Анастасия Баканина.

Каракүл күле — аквалангистларга эшләргә туры киләчәк күп кенә нокталарның берсе. Атна саен яңа урын булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100