Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда +29 градуска кадәр җылыта
Якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә термометр баганалары 32 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Никита Васильев). Бүген, 19 июньдә, Татарстанда коры һәм кояшлы һава торышы саклана. Шул ук вакытта температура фонының артуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан талгын җил фаразлана. Вакыты белән ул секундына 15 метрга кадәр көчәячәк, дип искәртә синоптиклар.
Көндез +24, +29 градуска кадәр җылытачак.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда ял көннәрендә коры һәм эссе һава торышы урнашачагын хәбәр иткән иде. Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә термометр баганалары 32 градуска кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз