Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевскида «Ушков утраулары» паркын төзекләндерү дәвам итә
«Ушков утраулары» паркының өченче чиратын булдыруга район 50 миллион сум алды.
(Менделеевск, 18 октябрь, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары»). Менделеевск районында хәзерге вакытта иҗтимагый киңлекнең өченче чиратын куллануга тапшыру буенча ахыргы эшләр алып барыла.
Паркның яңа өлешендә таш түшәлгән, Тойма елгасы янында йөрү өчен зона булдырылган, балалар мәйданчыгына ком китерелгән, кече архитектура формалары урнаштырылган: тау, атынгычлар. Яңа заманча эскәмияләр куелган.
Исегезгә төшерәбез, «Ушков утраулары» паркының өченче чиратын булдыруга Менделеевск 50 миллион сум алды. Якын көннәрдә паркның бу өлешен рәсми рәвештә ачу күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз