news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Европа өлешендә киләсе атна салкын һәм яңгырлы булачак

«Дүшәмбедән бөтенләй суыта: максималь температура 5-10 градус җылы, яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар явачак», — дип фаразлый Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Җылылык 10 градустан артмаячак, шулай ук Россияне Европа өлешендә киләсе атна ахырына кадәр яңгырлар булуы көтелә.

«Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, ул сентябрьнең икенче яртысы салкынча булуын да әйтте», — дип яза Российская газета.ру РИА Новости сайтына сылтама белән.

«Шимбә, 18 сентябрьдә, кояшлы һәм явым-төшемсез булачак, һава температурасы нормадан 3-4 градуска ким. Якшәмбе шулай ук явым-төшем көтелми, ләкин кичкә болытлы булачак», — дип белдерә метеоролог.

«Дүшәмбедән бөтенләй суыта: максималь температура 5-10 градус җылы, яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар явачак», — дип фаразлый Вильфанд, мондый температураның октябрь күрсәткечләренә туры килүен искәртеп. Суытуның сәбәбе — Арктикадан килгән һава агымы.

Киләсе атна ахырына кадәр үзгәрешләр көтелми, ди синоптик. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100