news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшен һәм 35 градус эсселек көтелә

Көндез явым-төшем көтелми.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 18 августта Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана. Бүген төнлә һәм көндез урыны белән бераз яңгыр һәм яшен булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

Көндез явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка исүче талгын җил, яшен вакытында секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы — 16 дан 21 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда 11дән 16 градуска кадәр була. Көндез һава 35 градуска кадәр җылыначак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанга 37 градуслы эсселек килә, атна ахырына кадәр суыклык көтелми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100